news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Хәлил Әбҗәлилов

Хәлил Әбҗәлилов

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты.

Ул 1896 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында туа. 1916 елдан Хәлил Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында эшли башлый.

Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. Соңрак — Хива, Бохара татар театрларында. 1920 еллар башында Үзбәк киностудиясендә берничә фильмда уйный: «Мәчет гөмбәзе астында», «Рәвәт чүл бүреләре», «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар». 1928 елда Казанга килә һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Хәлил Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Әбҗәлилов искиткеч сөйкемле, импровизациягә бай артист иде.

Артист 1963 елда вафат була.

Бүләкләр

Георгий медале
4 дәрәҗә Георгий тәресе
Татар АССР атказанган артисты (1939)
РСФСР атказанган артисты (1940)
Татар АССР халык артисты (1944)
РСФСР халык артисты (1950)
ССРБ халык артисты (1957, Мәскәүдә уздырылган татар мәдәнияте ункөнлеге уңаеннан)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
«Мактау билгесе» ордены
1958 елда, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә капиталларын югалткан миллионер Мисбах хаҗи роле өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек дип табыла.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар