news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Венера Ганиева

Венера Ганиева

опера һәм эстрада җырчысы
1955 елның 24 мартында Казанда туган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89-татар мәктәбен тәмамлый. Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамблендә җырлый. Казан музыка училищесында К.З. Щербининаның вокал сыйныфында укый. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (1982), остазлары -Валентина Андреевна Лазько, Нияз Даутов. 1982 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1999 елдан – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, профессор, кафедра мөдире.

Иҗаты

Беренче җырлаган партияләре: Чегән кызы Фраските (Бизе «Кармен»), Мюзетта (Пуччини «Боһема») җиңел тоелса да, алга
таба катлаулы партияләр көтә: Марфа (Римский-Корсаков «Патша кәләше»), Джильда (Верди «Риголетто»), Кар кызы (“Римский-Корсаков “Кар кызы”), Розина (Дж. Россини “Севилья чәчтарашы”), Норина (Доницетти “Дон Паскуале”), Виолетта (“Травиата”). Әлеге партияләрне В. Ганиева Америка, Азия, Аурупа сәхнәләрендә: Алмания, Бельгия, Болгария, Венгрия, Малайзия, Кипр, Төркия, Голландия, Латвия, Португалия, Франция, Чехия тамашачыларын сокландырып, дистәләрчә тапкыр башкара.

В. Ганиева репертуарында татар халык җырлары, татар композиторлары Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Вадим Усманов, Луиза Батыр-Болгари, Роберт Зариповның эстрада әсәрләре урын алган. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис кебек шагыйрьләр белән иҗади дуслык бәйли.
Татар операларында Алтынчәч (Нәҗип Җиһанов «Алтынчәч»), Сәрвәр (Җәүдәт Фәйзи «Башмагым»), Гөлназ (Рәшит Кәлимуллин «Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсы), Зөбәрҗәт (Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев «Наёмщик») партияләрен башкара.
Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясе – тагын бер иҗади уңышы. Операны иҗат иткән төркем 5 номинациядә Русиянең «Алтын битлек» милли премиясенә тәкъдим ителә.(Тукай партиясен башкарган Әхмәт Әхәдигә бирелде).
Җырчының гаҗәеп сопрано тавышы балет спектакльләрен дә бизи: Э. Григ «Пер Гюнт», Ф. Әмиров «Мең дә бер кичә», Л. Любовский «Йосыф турында риваять».
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында Мәйсәрә (Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл») ролен башкара(1987).
1999 елдан ялгыз җырлау кафедрасы мөдире буларак, яшь җырчылар әзерләүгә алына. Аның шәкертләре арасында – Татарстан
ның атказанган артистлары, Җәлил театры, Дәүләт бию ансамбле, Филармония артистлары, Мәликә Разакова, Юля Нагайцева, Марсель Вагыйзов, Камил Хәйбуллин,Марат Нәҗмиев һ.б.

Республиканың иҗтимагый тормышында катнаша. Мәскәү, Петербург, Чиләбе, Архангельск, Мурманск,Литва, Финляндиядә үткән Сабантуй, Корбан бәйрәмендә көтеп алынган кунак.

Мактаулары исемнәре.

Татарстанның халык артисты (1992). Русиянең халык артисты (1995).Дуслык ордены (2006).

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1997) - Джузеппе Вердиның «Риголетто» операсында Джильда, Джоаккино Россининың «Сивилья чәчтарашы» операсында Розина, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар