Язманы тыңлагыз
Васил Гайфуллин
Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим
1937 елның 23 мартында ТАССР Мөслим районы Югары Табын авылында туган. Югары Табын башлангыч, Түбән Табын җидееллык мәктәбен, Минзәлә дәүләт педагогика укуханәсен (1955, кызыл дипломга) тәмамлаган. Ташлыяр җидееллык мәктәбендә бер ел укыткан. «Физика һәм җитештерү нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1961) тәмамлагач, 1961 елның 15 августыннан Мөслим районы (1962-1964 елларда Сарман районы) Мөслим урта мәктәбендә физика фәненнән укыта. 1965 елның мартыннан Мөслим районы халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1971 елда А.И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының (ru) физика укыту методикасы кафедрасына (фәнни җитәкчесе профессор Е.В. Савелова) аспирантурага укырга керә. Аспирантурадан соң, Казан дәүләт педагогия институтының (КДПИ) физика-математика факультетының физика кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1980-1986 елларда Казан дәүләт педагогия институтының мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультеты (рус. ФПКК ОНО) деканы. 1986 елдан КДПИның физика-математика факультеты деканы. 1974 елда «Физиканы проблемалы укытуның методик нигезләре» темасына кандидатлык, 1990 елда «Физика дәресендә укучыга һөнәри юнәлеш бирү» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1990–1997 елларда ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәгариф министры. Бер үк вакытта, 1993-1998 елларда КДПИның гомуми физика кафедрасы (соңыннан физика укыту кафедрасы) мөдире. ТР мәгариф министры булып эшләгәндә, Татарстанда һәм, бигрәк тә, Казанда милли мәгарифне торгызуда зур хезмәт куя. 1997-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институты (1996 елга кадәр көллият, 2005 елда ТДГПУга кушыла) ректоры. 2006-2011 елларда ТДГПУның физика факультеты деканы. 2011-2012 елларда КФУның Физика институты фәнни-педагогика үзәге мөдире, 2012 елдан физика һәм информатика укытуның теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2003).
РФ атказанган укытучысы (2004)
ТАССР атказанган укытучысы (1987)
Каюм Насыйри исемендәге премия (2005).
РФ атказанган югары уку йорты хезмәткәре (2007).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2003).
РФ атказанган укытучысы (2004)
ТАССР атказанган укытучысы (1987)
Каюм Насыйри исемендәге премия (2005).
РФ атказанган югары уку йорты хезмәткәре (2007).