Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Вафирә Гыйззәтуллина

Вафирә Гыйззәтуллина

җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты
Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.

Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга.

1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл һәлакәтендә һәлак була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100