Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Усман Әлмиев

Усман Әлмиев

Татар җырчысы, татар операсына нигез салучыларның берсе
Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Зөя авылы балалар йортында тәрбияләнә. 1932-35 елларда Татар сәнгать техникумында, бер үк вакытта Казан музыка техникумында (Е. Ковелькова классы); 1935-38 дә Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә (вокал буенча С. Друзякина классында, актёрлык осталыгына Ф. Каверинада) укый. 1938-58 дә Татар опера һәм балет театрында, 1958-68 дә Татар филармониясендә солист.

Иҗаты

Татар композиторларының операларында төп партияләрне башкара: Җик һәм Урмай, Хәйдәр, Нияз Уралов, Канзафаров («Алтынчәч», «Намус», «Шагыйрь», «Җәлил», Н. Җиһанов), Бәдри («Галиябану», М. Мозаффаров), Самат (шул исем. опера, Х. Вәлиуллин). Популяр музыкаль комедияләрдә төп рольләрне башкара: Әскәр («Аршин мал алан», Г. Гаҗибәков), Кето («Кето һәм Коте», В. Долидзе), Галимҗан («Башмагым», Җ. Фәйзи). Артистның уңышы сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының тәэсирле булуы, образларны ышандырырлык итеп тудыруы һәм ачып бирүе белән бәйле. Аның башкару стиленә тирәнтен индивидуальләштерү, характерларны төгәл сурәтләү, образларны оригиналь чагылдыру хас. Эстрада концертларында татар халык җырларын тирән хис белән башкарып, тамашачы күңелен яулый. Җырчы репертуары татар композиторлары һәм СССР халыклары җырларыннан тора. Ул — Җ. Фәйзинең «Урман кызы», Ф. Яруллинның «Соңгы көрәшкә», Р. Яхинның «Кил, чибәрем» җырларын беренче башкаручы. «Татарстан» ДТРК фондында аның башкаруында 90 нан артык җыр һәм арияләр язмалары саклана.

1945 елда ТАССРның атказанган, ә 1957 елда ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100