news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин

язучы, драматург, җәмагать эшлеклесе
Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли.

1956—1961 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый.

Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли.

1964—1967 елларда Т. Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкән редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул әдәби иҗат эшенә күчә.

Т. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 ел - «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсе; 1967—1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы»; Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне»; Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелды.ү

2012 елның 3 маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре:
1974 — «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге премиясе.
1979 — Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы өчен).
1979  — «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле мелодрамасы өчен Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
1984 — «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
2005 — Татарстан Республикасы халык язучысы.
Казанның шәрәфле гражданины.
Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дуслык хакына: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 53 б. – 8000 д.
Бәхетле кияү: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 136 б. – 2000 д.
Ир-егетләр: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 250 б. – 10000 д.
Китәр юлың еракмы: пьесалар / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 374 б. – 10000 д.
Өмет: повесть, хикәяләр, юморескалар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 15000 д.
Без китәбез, сез каласыз: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 352 б. – 5000 д.
Ай булмаса, йолдыз бар: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 408 б. – 5000 д.
Минһаҗ маҗаралары. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 208 б. – 5000 д. 
Авыл эте Акбай: балалар өчен пьесалар. – Казан: Мәгариф, 1999. – 352 б. – 2000 д.
Сайланма әсәрләр: 10 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
1 т.: пьесалар. – 528 б. – 4000 д.
2 т.: пьесалар. – 464 б. – 4000 д.
3 т.: пьесалар. – 447 б. – 4000 д.
4 т.: пьесалар. – 415 б. – 4000 д.
5 т.: пьесалар һәм скетчлар. Балалар өчен пьесалар. – 399 б. – 4000 д.
6 т.: повесть, хикәяләр. – 480 б. – 4000 д.
7 т.: көндәлекләр (1980–1991). – 448 б. – 4000 д.
8 т.: көндәлекләр (1992–1998). – 479 б. – 4000 д.
9 т.: көндәлекләр (1999–2002). – 447 б. – 4000 д.
10 т.: әңгәмәләр, мәкаләләр. – 447 б. – 3000 д.
Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 383 б. – 5000 д.; 2001. – 351 б. – 3000 д.; 2005. – 367 б. – 2000 д.
Татарның бер баласы. – Казан: Рухият, 2003. – 408 б. – 2000 д.
Әлдермештән Әлмәндәр: фәлсәфи комедия. – Казан: Мәгариф, 2005. – 191 б. – 2000 д. (Инглиз, татар, рус телләрендә.)

* * *
Белая ворона (Альмандар из Альдермеша): комедия-притча / пер. с татар. – М.: ВААП, 1976. – 58 с. – 250 экз.
Судьбы, избранные нами: пьеса / пер. с татар. – М.: ВААП, 1976. – 70 с. – 300 экз.
Милые мои: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 208 с. – 25000 экз.
У совести вариантов нет: пьесы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель,1985. – 360 с. – 9000 экз.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар