Язманы тыңлагыз
Сара Садыйкова
татар композиторы
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе — Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара (Афишада Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән була). 1922 елда С. Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.
Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра: Зифабану («Ил», Кәрим Тинчурин), Фәридә («Кандыр буе», Кәрим Тинчурин) һ.б.
1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Билгеле җырлары
Язгы сулар акканда (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
Беренче мәхәббәт (Әхмәт Рәшитов сүзләре)
Кайтам инде (Илдар Юзеев сүзләре)
Бөркет турында җыр (Илдар Юзеев сүзләре)
Матур илем (Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
Мин беренче чәчәкләрне эзлим (Сибгат Хәким сүзләре)
Сусау (Сибгат Хәким сүзләре)
Чәчәкләр җыям болында (Сибгат Хәким сүзләре)
Әй язмыш, язмыш (Сибгат Хәким сүзләре)
Уразай (Сибгат Хәким сүзләре)
Туй итә Казан (Сибгат Хәким сүзләре)
Тын сукмакта тал тибрәнә (Хәсән Туфан сүзләре)
Уфа каласы ни өчен матур (Нәби Дәүли сүзләре)
Татарстан - минем республикам (Нәби Дәүли сүзләре)
Ак пароход китеп бара (Нәби Дәүли сүзләре)
Дөнья матур, дөнья киң (Гамил Афзал сүзләре)
Өченче көн тоташ кар ява (Мостай Кәрим сүзләре)
Ачуланма (Әхсән Баян сүзләре)
Актаныш таңнары (Мостафа Ногман сүзләре)
Арча кичләре (Мостафа Ногман сүзләре)
Балкый Шәйморза утлары (Мостафа Ногман сүзләре)
Чыңлы авылы (Мостафа Ногман сүзләре)
Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең (Мостафа Ногман сүзләре)
Минзәләм ягы (Риза Ишморат сүзләре)
Балтачым (Самат Шакир сүзләре)
Кайтыгыз, торналар (Илсөяр Ганиева сүзләре)
Йөрәк сере (Илсөяр Ганиева сүзләре)
Иртәнге нур (Зиннәт Вәли сүзләре)
Ак пароход (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Син яшь диләр (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Үз илемдә (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Һәйкәл җыры (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Без — Казан кызлары (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Яңа ел вальсы (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре)
Керфегеңә тамармын мин (Шамил Маннапов сүзләре)
Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре)
Ешрак яз, әнкәй, хатларыңны (Р. Фазлыев сүзләре)
Авылдашлар (Кояш Тимбикова сүзләре)
Идел суы ага торыр (Гөлшат Зәйнашева сүзләре) — соңгы иҗат иткән җыры