news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Сания Әхмәтҗанова

Сания Әхмәтҗанова

Шагыйрә

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 

Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012),

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премия (2016),

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2017) иясе.


news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар