news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Шамил Шәрифуллин

Шамил Шәрифуллин

композитор
Шамил Шәрифуллин 1949 елның 13 сентябрендә  Төрекмәнстанның Фараб бистәсендә туган.

Казан музыка училищесында баян классын тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт консерваториясендә белем ала, Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. 1972-82 елларда Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1982 елдан биредә мөгаллимлек итә, 1999 елда профессор дәрәҗәсен ала.

Шамил Шәрифуллин Руссия (СССР) һәм Татарстан (1974) композиторлар берләге агъзасы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе (1990). 2005 елда Г.Тукай исемендәге буләкне казанган.

2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат була. 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар