news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Салих Сәйдәшев

Салих Сәйдәшев

күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигезче салучы

Сәйдәшев Сәлих Җамаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкаль таланты яшь чагыннан ук билгеле була. Аның беренче укытучысы халык музыканты Заһидулла Яруллин була, а соңырак Казан музыка училищесының күренекле педагоглары.

1918нче елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920нче елда ул Кызыл Армия рәтләренә уз теләге буенча керә, ә аннан кайтуга Оренбургның музыка мәктәбендә хезмәт итә.

1922нче елда Сәлих Казанга кайтып, Камал исемендәге Дәүләт академик театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлый. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы “Галиябану”, “Башмагым”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” музыаль әсәрләре языла. Салих Сайдашев музыкаль драма жанрында С. Габәши эзләре буенча китә.

Шул ук елларда ул “Советлар Армиясе маршын” яза, яңа музыкаль әсәрләр ясау өстендә эшли, пианист һәм дирижер буларак төрле концертларда чыгыш ясый.

1934-1938нче елларда Сәлих Сәйдәшев Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайтуга ул Галиәскәр Камал театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыка яза.

 Салих Сайдашев 1954нче елның 16 декабрендә Мәскәү шәһәрендә вафат була.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар