Сафа Сабиров
1929–1933 елларда Чуашстанның Алатырь шәһәрендә тимерьюлчылар ФЗӨ мәктәбендә укып, паровозчы-слесарь һөнәре һәм җидееллык белем ала, әмма үз һөнәре буенча эшләргә туры килми, туган якларына кайтып, бер ел Тау Иле авылы мәктәбендә балалар укыта.
1934–1938 елларда С.Сабиров Казан елга техникумында укый. Шунда укыганда әдәбият белән кызыксына башлый, техникумдагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә.
С.Сабировның җитди иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы хәрби хезмәт елларына туры килә. Ул флот газетасы «Боевая вахта»га языша, Ерак Көнчыгыш край органы «Красное знамя» газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәгә йөри, үзенең беренче әсәрләрен иҗат итә. Шуларның өчесе («Казан кызы», «Мистер Тавык», «Карт эшче» хикәяләре) 1945 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга.
1954–1957 елларда С.Сабиров «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә – күчмә хәбәрче, ә 1957–1971 елларда Татарстан китап нәшриятында – матур әдәбият редакциясе мөдире, ә 1971 елның октябреннән 1975 елга кадәр (пенсиягә чыкканчы) шул ук редакциядә өлкән мөхәррир булып эшли. Шул вакыт эчендә аның татарча һәм русча егермегә якын китабы басылып чыга.
С.Сабиров әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә мари язучыларының повесть-хикәяләре, Африка әдипләре хикәяләре, В.Дягилевның «Ленинның сеңлесе» исемле повесте һәм М.Пришвин, Е.Чарушинның кайбер хикәяләре басылып чыга.
С.Сабиров – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әдип 2004 елның 29 мартында Казан шәһәрендә вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яшь диңгезчеләр: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 60 б. – 5000 д.
Дүрт елга буйлап: очерк. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 124 б. – 5065 д.
Зур Идел туганда: очерклар, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 87 б. – 10037 д.
Ике хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 48 б. – 6000 д.
Идел чакыра: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 238 б. – 7000 д.
Идел таңнары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 94 б. – 10000 д.
Язгы сулар акканда: нәсер, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 80 б. – 9000 д.
Су өстендә акчарлак: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 267 б. – 10000 д.
Кайнар агым: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 179 б. – 11000 д.
Йөзмә шәһәр утлары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 198 б. – 10000 д.
Идел җилләре: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 351 б. – 8000 д.
Җил тулсын җилкәннәргә: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 160 б. – 9500 д.
Идел йолдызлыгы: повестьлар, хикәяләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 255 б. – 2000 д.
Алтын балдаклы абыстай: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 368 б. – 3000 д.
* * *
Юные моряки: повесть о нахимовцах / пер. с татар. – Казань: Татгосиздат, 1949. – 60 с. – 5000 экз.
По четырем рекам: очерк, рассказ / пер. с татар. Б.Аитова. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 104 с. – 10079 экз.
Сто километров на льдине: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 50 с. – 11000 экз.
Когда поют волны: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 104 с. – 5000 экз.
Прибой: рассказы, новеллы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 189 с. – 15000 экз.
На льдине: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1968. – 81 с. – 50000 экз.
На вечной реке: рассказы, повесть / пер. с татар. И.Законова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 140 с. – 15000 экз.
Голубой меридиан: повесть, рассказы / пер. с татар. И.Законова. – Чебоксары: Чуваш. кн. изд-во, 1971. – 222 с. – 10000 экз.