Садри Максуди
1878 елның 23 июлендә Казан өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы) Ташсу авылында туган
Язучы, җәмәгать эшлеклесе, юрист Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максуди) мулла гаиләсендә туа. 1888–1894 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый, аннан Укытучылык мәктәбен тәмамлый. Ахырда Парижда Сорбонна университетының юридик факультетын тәмамлап кайта.
С.Максуди – «Иттифакъ әл-мөслимин» һәм Россиянең конституцион демократлар партияләре Үзәк Комитетлары әгъзасы, 1907–1912 елларда II, III чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, мөселманнар фракциясе лидерларының берсе. 1913–1917 елларда Казан мәхкәмә палатасында антлы вәкил ярдәмчесе. 1917 елда Казанда узган Бөтенроссия мөселманнарының II корылтаенда кабул ителгән «Милли-мәдәни мөхтәрият» проекты авторларының берсе.
Ул 1917 елда Милли Идарә рәисе итеп сайлана. Милли Идарә туздырылгач, 1918 елны мөһәҗирлеккә китә.
1918–1924 еллар арасында С.Максуди Финляндия, Германия һәм Франциядә яши, ә 1925 елда Төркия Президенты Мостафа Кәмал Ататөрк (1881–1938) чакыруы буенча гаиләсе (хатыны һәм ике кызы) белән Төркиягә күченеп, гомеренең ахырынача шунда кала һәм иҗтимагый вә гыйльми-педагоглык эшен дәвам иттерә: егерме елдан артык башта Анкара, аннан Истанбул университетларының хокук факультетларында укыта, профессор. Ататөрк заманында Төркия парламентына (Милләт Мәҗлесенә) ике тапкыр депутат итеп сайлана; хөкүмәт делегацияләре составында Милләтләр Лигасының Лондон, Глазго һәм Чехословакиядәге конгресслары эшендә катнаша; фән өлкәсендә төрки халыкларның тарихы, дәүләт һәм хокук, тел белеме, Шәрык халыкларының хокук фәне тарихы, философиясе һәм социология буенча күпсанлы хезмәтләрен яза. 1955 елда Истанбулда басылып чыккан «Миллият тойгысының социалогик әсаслары» исемле күләмле китабы аның гыйльми хезмәтләреннән соңгысы була.
Садри Максуди-Арсал (Арсал – аның Төркиядә алган фамилиясе) 1957 елның 20 февралендә Истанбулда вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Мәгыйшәт: милли хикәя. – Казан (?), 1900. – 78 б.
* * *
Тәрҗемаи руси: краткий практический учебник русского языка. – Казань (?), 1900. – 60 с.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Таһиров И. Парижда укыган Садри // Соц. Татарстан. – 1990. – 27 май.
Таһиров И. Садри Максуди-Арсал // Шәһри Казан. – 1991. – 21 май.
Кәримуллин Ә. «Хаклык өскә чыгачак» // Идел. – 1991. – № 10–11. – 78–86 б.
Гайнетдин М. Галим һәм матур әдәбият // Татарстан хәбәрләре. – 1994. – 29 окт.
Әдипнең тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. – Казан: ТФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘТИ, 1996. – 160 б.
Абдуллин Я. Садри Максуди – олуг галим // Казан утлары. – 1996. – № 1. – 141–149 б.
Хәсәнов М. Бөек галим Садри Максуди // Мәгариф. – 1999. – № 1. – 21–24 б.
Әмирхан Р. Максатына тугры Максуди // Казан утлары. – 1999. – № 5–6. – 150–156 б.
* * *
Каримуллин А. Садри Максуди-Арсал // Идель. – 1991. – № 10–11. – С. 88–95.
Аида А. Садри Максуди-Арсал / пер. с тур. В.Феоновой. – М., 1996. – 360 с.
Аида А. Садри Максуди-Арсал // Мирас. – 2002. – № 1. – С. 101–109; № 3. – С. 63–71; № 4. – С. 47–56.
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.