news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Рөстәм Закиров

Рөстәм Закиров

җырчы
Рөстәм Раиф улы Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда дөньяга килгән. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.

1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 елда ике җыр: «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый.

Туган авылында 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген Татарстанда да билгеле.

Татарстанның атказанган артисты.

Татартынның халык артисты (2014).
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар