Язманы тыңлагыз
Рөстәм Мингалим
Татар шагыйре, драматург
Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы (хәзерге Клявлино) районы Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955—1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956—1959 елларда Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмәгә кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962—1967 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975—1977 елларда Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты вазифаларын башкара. 1979—1980 елларда Р. Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы бер еллык театр курсларын тәмамлый, 1980 елдан бирле ул нигездә профессиональ язучылык хезмәтендә.
Р. Мингалимнең иң уңышлы шигъри әсәрләре 1982 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Шигырьләр, поэмалар» дигән китабына тупланган. Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Күз карасы», «Иртәгә» исемле поэмалалары, балалар өчен язган кайбер шигырьләре Казанда һәм Мәскәүдә русча тәрҗемәдә аерым җыентыкларга тупланып чыкты. Р. Мингалим— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены. 2014 елның 2 июнендә Казан шәһәрендә вафат була |