Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Рөстәм Абязов

Рөстәм Абязов

музыкант, La Primavera дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижёр
1959 елның 29 мартында Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен (1977), «скрипка» белгечлеге буенча П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен (проф. И. Бочкова сыйныфы) (1982), «композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (проф. Ш.К. Шәрифуллин сыйныфы) (1993) тәмамлаган.

Хезмәт юлы
1983-1986 Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
1986-1996 Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта мәктәп-лицее директоры-сәнгать җитәкчесе.
1989 елдан Казан дәүләт La Primavera камера оркестрының оештыручысы, сәнгать җитәкчесе, баш дирижёры.

Катнашкан һәм үзе оештырган фестивалләре
1988 Башкортстан АССРда Татарстан АССР сәнгате көннәре.
1994, 1998 Симфоник һәм хор музыкасы фестивале (Уфа).
1996 «Ак төннәр йолдызлары» халыкара фестивале (Петербург).
1996, 1999, 2005 «Яңа күчмәннәр» (передвижниклар) музыка академиясе (Казан, Алабуга, Мәскәү).
1994, 1996, 1998, 2000, 2002, 2005, 2007, 2009, 2011, 2013 «Аурупа-Азия» халыкара фестивале (Казан).
1997 «Төньяк Пальмирада Раштуа музыка очрашулары» халыкара фестивале (Петербург).
1998 IV халыкара «Яңа музыканың ике көне һәм ике төне» музыка фестивале (Әдис).
1998 VIII халыкара «Яңа музыка көннәре» музыка фестивале (Кишенәү).
1998 XX халыкара «Мәскәү көзе» заманча музыка фестивале (Мәскәү)
1998 Х халыкара «Аһәң юллары» яңа музыка фестивале (Петербург).
1998 Бах фестивале (Уфа).
1999, 2000 «Кырал сараенда музыка фестивале» (Стокһольм, Швеция).
1999, 2002, 2004 Юнсельдә музыка һәм сәнгать атналыгы (Швеция).
2000 Хальмстадта музыка атналыгы (Швеция).
2002, 2004 Kammar Musik Festival (Стенунгсунд, Швеция).
2002, 2004 Musik vid Dellen (Швеция).
2002, 2004 Musik vid Siljan (Швеция).
2001 Борынгы һәм заманча камера музыкасы фестивале (Уфа).
2001 I «Волоста халыкара музыка фестивале» (Греция).
2001 Туниста Халыкара музыка фестивале (Хаммамет, Бизерта, Сусс, Тунис).
2002 XVII халыкара симфония музыкасы (Әл-Җим, Тунис).
2004 II «Русиянең яшьләр академияләре» музыка фестивале (Казан, Екатиринбур, Мәскәү).
2004, 2009, 2012, 2014 «Абязов – фестиваль» (Казан).
2005, 2006, 2007, 2008 Les Classiques de Villars (Швейцария).
2006 «Син, Моцарт, Аллаһ!» халыкара музыка фестивале (Казан).
2007 II Натан Рахлин исемендәге симфоник музыка фестивале (Казан).
2007, 2009, 2011, 2012 «XXI гасырда классик гитара» халыкара фестивале (Казан).
2008 Les Sommets du Classigue (Crans-Montana, Швейцария).
2008 «Хибла Гирзмава чакыра» халыкара фестивале (Абхазия).
2009 «La Primavera «Пирамида»га чакыра» фестивале (Казан).
2010, 2013 «Декабрь музыка кичәләре» (Саров).
2012 I халыкара Evmelia музыка фестивале (Агрия, Греция).
2013, 2014 L’arte del arco халыкара фестивале (Казан).
2013, 2014 I күчмә «Клио арбасы. Төбәк тарихының музыка битләре» музыка-музей фестивале (Казан, Алабуга, Зөя, Чистай, Болгар).
2014 XIII «Себер-Аурупа» халыкара камера-оркестр музыкасы фестивале (Красноярск).

Әсәрләре
Симфоник оркестр һәм скрипка (соло), саксофон (соло) өчен концерт-рапсодия.
Оркестр һәм скрипка өчен «Габдулла Тукай образлары» сюитасы.
Оркестр һәм скрипка өчен татар халык җырлары темасына сюита.
Кыллы квартет.
«Җырга әверелгән» вокал триптихы (Ренат Харис сүзләренә).
Камера оркестры һәм скрипка өчен Салих Сәйдәшев җырлары темасына фантазия.
Камера оркестры һәм скрипка өчен Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач» романсы темасына импровизация.
И. Дунаевский-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм рояль өчен «Җыр дивертисменты».
Р. Яхин-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм фортепиано өчен концерт-рапсодия.
Эстрада җырлары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
«Ел дирижёры» номинациясендә җиңүче («Музыкальное обозрение» газетасы версиясе буенча).
«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
Тукай премиясе (2003) - Салих Сәйдәшевкә, Нәҗип Җиһановка, Рөстәм Яхинга, Габдулла Тукайга багышланган концертлары һәм «Җырчы - Рөстәм Абязов», «Юбилей циклы», «La Primavera премьералары», «Күңел моңы» концерт программалары өчен.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
Татарстанның халык артисты (1998).
Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2005).
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100