news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Роберт Нигъмәтуллин

Роберт Нигъмәтуллин

татар галиме
1940 елның 17 июнендә Мәскәү шәһәрендә Югары техник училище профессоры Искәндәр Нигъмәтуллин (Терегулов) һәм табибә Галия Газизован гаиләсендә туган. Бабалары – татарлардан чыккан беренче медицина профессорларының берсе Гыйниятулла Терегулов һәм халык укытучысы Лотфулла Габделгазизов.

Бауман исемендәге югары техник училищеның машина төзелеше (1963) һәм Мәскәү дәүләт университетының механика–математика факультетларын (1965) тәмамлаган.

Аның турында сөйләгәндә 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы булуын, 70 тән артык фән кандидаты һәм докторын әзерләвен генә әйтү дә җитәдер. Роберт Нигъмәтуллин 80 еллар уртасында РФА Төмән фәнни үзәген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең чишмә башында тора. 1995-2004 елларда Башкортстан фәннәр академиясен җитәкли. Күренекле татар галименең 23 еллык фәнни эшчәнлеге исә кайчандыр үзе тәмамлаган Мәскәү дәүләт университеты белән бәйле.

Күренекле татар галиме, Русия Фәннәр Академиясе академигы, МДУ профессоры, Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге Океанология институты директоры.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар