Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Роберт Миңнуллин

Роберт Миңнуллин

Шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чагы Сөн елгасы буендагы Шәммәт авылында уза, күрше Аккүз авылында сигезенче классны тәмамлый, аннан, Уфага китеп, берничә ай сәүдә-кулинария училищесында укып йөри, туган колхозында эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел чамасы Илеш район газетасы «Маяк» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләгәннән соң, Р. Миңнуллин Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлагач, аны республика пионер газетасы «Яшь ленинчы» редакциясенә эшкә чакыралар. 1977—1983 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли: башта хатлар бүлегендә редактор һәм өлкән редактор, аннары журналның җаваплы секретаре була. 1983 елның июленнән Р. Миңнуллин — Татарстан телевидениесенең баш редакторы хезмәтендә. Ул—1979 елдан КПСС члены.
Р. Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Аларның кайберләре шул вакытта район һәм республика көндәлек матбугатында басылып чыга. 1970 елдан башлап яшь шагыйрь даими рәвештә «Идел» альманахында, «Беренче карлыгачлар», «Безнең бәйрәмнәр» кебек җыентыкларда һәм «Казан утлары» журналында катнашып килә. 1976 елда «Бәхетле булыгыз» исемле беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Соңгы елларда Р. Миңнуллин аеруча балалар поэзиясендә нәтиҗәле эшли. Аның балалар өчен язган шигырьләре форма ягыннан төзек-табигый, эчтәлек ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Тугрылык-дуслык, намуслылык, туган җиргә мәхәббәт, хезмәтне сөю кебек бала тәрбиясендә зур роль уйнаган олы төшенчәләрне шагыйрь үзенә генә хас алымнар, шигъри чаралар белән балалар күңеленә ярашлы итеп үткәрә белә. Бу юнәлештә ул китаптан китапка үсә һәм мөстәкыйльлеккә ирешә бара. Ул —популяр җырлар авторы да. 1983 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында Р. Миңнуллин җиңүче булды. Шагыйрь шулай ук балалар әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә матбугатта актив катнаша.

Р. Миңнуллин җәмәгать эшләрендә актив катнашучы шагыйрь. 1980 елда ул Казан шәһәренең Бауман район советына депутат итеп сайлана. Ул 1979 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, яшь авторлар белән эшләү комиссиясе пәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең художество советы члены. 1976—1983 елларда Казан телевидениесе буенча балалар өчен «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы алып бара. Балалар поэзиясендәге тиҗәле эшчәнлеге һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалата өчен 1982 елда Р. Миңнуллин республика комсомолының М. Җәлил исем дәге премиясенә лаек булды.
Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист һәм алышынмас депутат. Озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында мөхбир, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан – Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда – Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан – Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан – «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.

Р. Миңнуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100