Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Ренат Әюпов

Ренат Әюпов

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры

1964 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле авылында туа.

1988 елда М.С. Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда Е.Б. Вахтангов исемендәге Академия театры каршындагы Б. Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.

Әюпов Ренат Мирзахәсән улы үзенең иҗат эшчәнлеген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлап җибәрә. Аның Г. Камал театры сәхнәсендә уйнаган рольләре арасында  Марек («Җәһәннәм биюе», К.Хоинский,  реж. Д. Сираҗиев), Тукай («Казан егетләре», М. Гыйләҗев, реж. Ф. Бикчәнтәев), Эрос («Антоний и Клеопатра», В. Шекспир, реж. Б. Цейтлин) һәм Чәчтараш  («Хуҗа Насретдин», Н. Исәнбәт, реж. М. Сәлимҗанов) образлары артистның саллы иҗат җимешләре булып торалар.

Яшь артистның иҗади потенциалын, сәхнәләштерү сәләтен режиссер Марсель Сәлимҗанов тиз күреп ала һәм аңа спектакль куюны тәкъдим итә. Р. М. Әюпов режиссерлыгында Г. Камал театрының Кече залында уңышлы  узган «Былтыр кысты» (Н. Исәнбәт) спектакленнән соң,  ул аңа инде Зур залда күрсәтеләчәк башка әсәрләрне дә ышанып тапшыра:  Г. Каюмовның  «Һинд кызы»,  Аманулланың  «Әлепле әртисләре» һәм  япон әкиятләренә  нигезләнгән «Кара пута серләре» спектакльләре дә тамашачылар күңеленә хуш килә.

1995 елда Ренат Әюпов Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә һәм бер сезон эчендә театрны яңа сәхнә әсәрләре белән баетырга өлгерә: Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф. Галиевның «Мияүбәк һәм Чичиетта, Н. Кадыйрованың «Үп мине, Зәйтүнә»  спектакльләрен сәхнәләштерә.

1996 елдан  Р. М.  Әюпов – Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Биредә ул алты сезон дәвамында эшли. Ренат Әюпов Яр Чаллы театрын яңа профессиональ биеклеккә күтәрә һәм аны Кама аръягындагы театрлар арасында әйдәп баручы, конкуренциягә каршы тора алырлык коллектив  дәрәҗәсенә күтәрә. Үзе ул шушы елларда перспективалы, тирән фикерле режиссер булып таныла  һәм талантлы труппа туплап төрле жанрдагы спектакльләре булган көчле репертуар әзерли: «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин), «Йосыф  кыйссасы» (Кол Гали), «Галиябану» (М. Фәйзи),  «Кәләпүшче кыз» (Г. Исхакый), «Дон Жуан Балчыклыда» (М. Гыйләҗев), «Мияубәк һәм Чичиетта» (Ф. Галиев),  «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев).

Гүзәл Йосыф турындагы коръән һәм библия фабуласын («Йосыф кыйссасы») сәхнә әсәренә әверелдерүе дә режиссер Р. М. Әюповның мөселманнарның  рухи мирасын кулланган беренче уңышлы тәҗрибәсе булып тора. 2002 елда «Йосыф кыйссасы»  спектакле, хәзерге Россия җирлегендә Ислам диненең 1400 еллыгын билгеләп узган бәйрәм кысаларында Мәскәү шәһәрендә куела. Спектакльнең эчке бөтенлеге, Ренат Әюповның яңа режиссура алымнарын куллануы һәм артистларның бирелеп уйнаулары залдагы тамашачының күңелен тиз яулый һәм киң җәмәгатьчелек арасында яхшы резонанс бирә. Соңрак, әлеге спектакль К. Тинчурин исемендәге Республика күләмендә узган театр фестивале дипломына лаек була. Яр Чаллы театрында 2002 елда куелган «Кәләпүшче кыз»  спектакле дә татар әдәбиятының классик әсәрен интерпретацияләүдә кыю, җитди иҗади адым булып тора.  Кәләпүшче  Камәр турындагы кечкенә генә әсәр Р. М. Әюпов тарафыннан  драматик новеллага әйләнә һәм «Нәүрүз» IV Халыкара театр фестивалендә махсус дипломга лаек була.  Мәскәүнең театр белгече А. Б. Иняхин элеге сәхнә әсәрен  «…татар тормышы энциклопедиясе», – дип атый.

Шул ук 2002 елда Ренат Әюповны Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының  баш режиссеры итеп билгелиләр. Ул килү белән театр репертуары уңай үзгәрешләр кичерә: профессионаллар белән тулыландырылган иҗат коллективының идеология, зәвык, сәнгать һәм рухи якны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эше башлана. Р. Садриевның «32-нче март», М. Гыйләҗевның «Алтынбәк һәм Су кызы» спектакльләре театр сәнгате әһелләре тарафыннан югары бәяләнә. Р. Батулла пьесасы буенча куелган «Сак-Сок»  спектакле дә татар халкының милли  мирасы  – бәетне сәнгать әсәренә әверелдерүдә  зур уңыш казана.

Ренат Әюповның югары профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштергән спектакльләре Г. Кариев театрына киң җәмәгатьчелек арасында дан казанырга, сәнгать дөньясында лаеклы урын яуларга ярдәм итә. Таләпчән, төпле белемле профессионал, заман сулышын төгәл тоючы, зәвыклы тамашачы күңелен яуларлык спектакльләр куючы талантлы режиссер тирән мәгънәле сәхнә әсәрләренә игътибар бирә, һәрдаим иҗади эзләнә. Режиссерның  милли моңнарыбызга уралган, җыр-музыка, биюләр, трюклар һәм пластик чишелешләр белән үрелеп баручы сәхнә әсәрләре тамашачының «дөньясын оныттыра», күңелнең иң нечкә кылларына орынып җанны сафландыра. Аның әсәрне тулаем күзаллавы, спектакльдәге вакыйгаларның эчтәлеген ачарга булышучы декорацияләр куллануы, артистларны уңышлы файдалануы  сокландыра. Театр сәнгатенең барлык жанрларында да киң колач җәеп эшли алуын театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәгә куйган һәр спектакле белән исбатлап тора.

Үзенә генә хас профессионал алымнар белән иҗат итүче останың һәр эше сәнгать әһелләренең игътибарын җәлеп итә, шаккатыра һәм әсәр турында уйланырлык фикер тудыра. Ренат Әюповның иҗатын анализлап фәнни хезмәтләр языла.

Ренат Мирзахәсән улы Әюпов яшьләргә сәхнә серләрен төшендерүче остаз буларак та нәтиҗәле эш алып бара, Г. Кариев театры өчен кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның шәкертләреннән,  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган Ләйсән (Закирова) Мәхмүтова, Алсу (Кашапова) Шакирова, Зәринә (Хәсәнова) Хөснуллиналар, Казан театр училищесын тәмамлаган Алмаз Гыйльметдинов, Рафил Галимуллин, Айназ Нургалиев, Рушан Фахертдинов һәм Гөлназ Якуповалар Г. Кариев театрында бар күңелләрен биреп эшлиләр. Алар барысы да, педагогларының ышанычын аклап, чын сәхнә осталары биеклегенә омтылып иҗат итәләр.

Ренат Әюпов башка театр коллективлары белән дә иҗади дуслыкта яшәүче олпат  шәхес. Аның С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында «Сөннәтче бабай»  һәм «Остазбикә»  (Г. Исхакый әсәрләре буенча) спектакльләрен сәхнәләштерүе әлеге театрга зур уңыш китерә. Бу спектакльләр өчен Минзәлә  театрына М.  Җәлил исемендәге дәүләт  премиясе (2005 ел) бирелә. Шушы ук театрда М. Галәү романнары буенча куелган «Мөһаҗирләр» (Ф. Галиев инсценировкасы) спектакле дә киң җәмәгатьчелек арасында резонанс ала. Әлмәт театрында куелган «Оҗмах капкасы»  спектакле исә (А. Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән»  әсәре буенча, М. Гыйләҗев инсценировкасы), Ренат Әюповның, нинди генә коллектив белән эшләсә дә, үз принципларына – югары профессиональлеккә тугры калуын тагын бер кат дәлилли. Аның иҗат эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының, Киров районы хакимиятенең, Министрлар Кабинетының Мактау грамоталарына (2003, 2004, 2008 еллар), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»  медаленә (2005 ел), Мәдәният Министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә (2008 ел) һәм Россия Федерациясенең «Танылу»  премиясенә (2005 ел) лаек була. Татарстан Республикасы хөкүмәте Ренат Әюпов иҗатын югары бәяли –  2007 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», 2014 елда «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100