Равил Вәли
1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем алгач, берникадәр вакыт Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1961–1964 елларда хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.
Чаллыдагы «Ләйсән» әдәбият-сәнгать берләшмәсенең беренче җитәкчеләреннән була. 1973 елда аның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы – «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесте басылып чыга, аннан соң очерклары, повестьлары, хикәяләре тупланган «Таяну ноктасы» (1978), «Көчле агым» (1983), «Мәңгелек ут җылысы» (1986) дигән китаплары дөнья күрә. Чаллыда яшәгән елларда Р.Вәли яшь язучыларның Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия семинарларында катнаша.
Беренче иҗат уңышларын һәм Чаллы каласының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Равил Вәлинең Казан чоры әдәби иҗат багажын нәфис әдәбият өлкәсендәге әсәрләр һәм шактый зур өлешен публицистика, әдәбият-сәнгать әһелләре турында иҗат портретлары, тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган күләмле мәкалә-эсселар тәшкил итә. Матур әдәбиятта ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «әтиләрсез әти булган буыннар язмышы» темасына төп игътибарын юнәлтә. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Җөй» исемле җыентыгындагы «Мәк чәчәге», «Түр басу тургайлары», «Аланда үскән балан» повестьларында автор нәкъ шул сугыш афәте китергән чор вакыйгаларын үзәккә алып тасвирлый.
Әдипнең рәссамнардан Б.Урманче, К.Нәфыйков, Р.Шәмсетдинов, җырчы Ш.Әхмәтҗанов, баянчы-композитор Р.Курамшин, язучылардан Э.Касыймов, Г.Шәрәфи, З.Мәҗитов, К.Латыйп, В.Юныс һ.б. бик күпләрнең тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре турында язган мәкаләләре, иҗат портретлары, бай мәгълүмат бирүдән тыш, лирик тел-эслүбе, сәнгатьчә нәфислеге белән дә җәлеп итәләр. 2005 елда язучының әдәби-публицистик әсәрләрен, эссе һәм тарихи повестьларын, шул җөмләдән Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд хан заманы вакыйгаларына багышланган повестен эченә алган «Олуг хан ярлыгы» дигән күләмле китабы басылып чыга.
Ул 2000 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемен йөртә.
Р.Вәли – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.