Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Рәшит Ваһапов

Рәшит Ваһапов

бөек татар җырчысы
Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хайретдинов кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1937 елның июлендә үтерелә.

Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.

1920—1926 елларда Нижгар татар педагогика техникумында читтән торып укый.

1926—1928 елларда Питрәксе, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.

1936—1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый.

1938—1940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла.

1941 елның 27 маеннан Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Р. Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Х. Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.

Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында (Казан). 

Иҗат
Р.Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.[3]

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре
Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100