news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Рәшит Шамкаев

Рәшит Шамкаев

артист, юморист
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самар өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки гади Шамкай исеме белән. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967-1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Тышкы кыяфәте белән үк комик жанр артисты. Үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерә.

Рольләре
Проня — «Баһадирлар» (Н.Погодин)
Тишка — «Агай эне ак мыек» (А.Островский)
Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин)
Ясәви — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт)
Савелий — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов)
Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид)
Пеләш — «Әшнәләр» (В.Шукшин)
Труффальдино — «Болан-Патша» (К.Гонци)
Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов)
Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин)
Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
2 нче кунак — «Кишер басуы» (З.Хәким) һ.б.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар