Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Рәшит Кәлимуллин

Рәшит Кәлимуллин

композитор
1957 елның 6 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1970 елда туган шәһәрендәге музыка мәктәбенә баян һәм кларнет классына укырга керә. 1974 елдан Түбән Кама музыка укуханәсендә укый. «Композитор» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Борис Трубин сыйныфы, 1985), аспирантура (1987) тәмамлаган. Алмания һәм Һолландиядә стажировка үткән.

Хезмәт юлы
1987-1993 Казан консерваториясе композиция һәм инструментлау кафедрасы укытучысы, кафедра мөдире.
1995-2002 С.Ә. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры.
1989 елдан ТАССР (1991 елдан ТР) композиторлар берлеге идарәсе рәисе.
1995 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе сәркатибе.
2010 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
2015 елның декабрендә Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана.

 Иҗаты
Композитор күп төрле жанрларда иҗат итә: опера, симфония, камера музыкасы, хор музыкасы. Әсәрләрендә Көнчыгыш һәм Аурупа музыкасы традицияләрен берләштерергә омтыла. Р. Кәлимуллинның әсәрләрен Лондонның король оркестры (ингл. Royal Philarmonic Orchestr) башкара.

Аерым әсәрләре

«Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок-операсы (1989)
«Болгарлар» симфоник поэмасы (1982, 2 нче ред. 1986)
«Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал-симфоник поэмасы (1987)
Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986)
камера- уен кораллары өчен әсәрләр
җырлар

Фестивальләр җитәкчесе

1993 елдан Аурупа-Азия халыкара заманча (яңа) музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
2003 елдан Muz-Transit халыкара заманча музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
С. Прокофьев исемендәге халыкара конкурс жюрие әгъзасы.
Юргенсон исемендәге конкурс жюрие әгъзасы.
Иҗтимагый эшчәнлеге
2006-2010 елларда ТР иҗтимагый пулаты әгъзасы.

 Бүләкләре, мактаулы исемнәре

РФ халык артисты
2003 Татарстанның халык артисты
1990 ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе
1996 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
2001 Россиянең Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе .
2007 Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләре өчен.
1987 халыкара конкурс (Дрезден, Алмания) — I премия
1994 халыкара конкурс (Австрия) — I премия
2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «музыка сәнгатен үстерүгә керткән аеруча хезмәтләре һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлек өчен»
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100