news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Рафаэль Салихов

Рафаэль Салихов

драма актеры
1932 елның 11 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Муса авылында туган. Башкорт театр-сәнгать училищесен тәмамлаган (1949).

1953 Авыргазы колхоз-совхоз татар театрында (1956 елдан Салаватка күчерелә) уйный башлый.

 1956-2006 Салават дәүләт башкорт драма театры сәхнәсендә уйный. 1988 елдан театр музее мөдире, 1991 елдан әдәби бүлек мөдире.

Иҗаты

Музыкаль мелодрамаларда баш рольләрдә уйный. Җырлый, уен коралларында уйный торган лирик каһарманнарны гәүдәләндерә.

Уйнаган рольләре

Марат — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт, дебют (1953)
Хәлил — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
Булат — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
Галимҗан — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов
Әскәр — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
Айбулат — «Ыргыз» Һәдия Дәүләтшина (Лек Вәлиев пьесасы, В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
Михаил — «Туй көне» (День свадьбы) Виктор Розов (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
Җабагаев — «Айгөл иле» Мостай Кәрим
Әмирхан — «Якты су өстендә» (Над светлой водой) В. Белов
Исламгали — «Әниләр көтәләр улларын» Әсгать Мирзаһитов
Мәхмүди — «Утлы өермә» Әсгать Мирзаһитов
Нуретдин — «Шикаять кабул ителми» Т. Абдумомунов
Закир, Гыймади — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури (А. Нурмөхәммәтов редакциясендә)
Абдуллов — «Әбиләр кияүгә чыга» Флорид Бүләков (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
Г. Инан — «Көзән башкорты» Нәҗип Асанбаев (Наилә Байкова сәхнәләштергән)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1972 БАССР атказанган артисты
1993 БР халык артисты
1967 Бөтенсоюз театр сәнгате смотры лауреаты
1986 «Хөрмәт билгесе» ордены.

2017 елның 25 мартында вафат була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар