news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Нури Арсланов

Нури Арсланов

шагыйрь һәм тәрҗемәче

1912 елның 19 сентябрендә Казахстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә дөньяга килә. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928-1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр әүвәл Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә, аннары Урта Азия мәктәпләрендә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшли.

1933 елның сентябреннән Нури Арсланов яңадан Казанда - балалар журналы «Пионер» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакцияләрендә рәссам вазифаларын башкара. 1934-1936 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, газета-журнал редакцияләрендәге әүвәлге эшендә ике еллап эшләп алгач, совет-фин сугышы башланып, Нури Арслановны янәдән армия сафларына чакыралар. Ул махсус миномет батальоны составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, сугышны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый. Фронттан кайтып, редакциядәге рәссамлык эшендә ике елны тутырырга да өлгерми, сугышның тагы да афәтлерәге - Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов кабат хәрби киемдә. Әүвәл ул Ульяновск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Дәваланып чыккач, 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә Татарстанның Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инструктор булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.

1946 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Сугыштан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә - рәссам, 1964-1972 елларда «Казан утлары» журналында шигърият бүлеге мөдире булып эшли. 1972 елдан ул бөтенләе белән профессионал язучы хезмәтенә күчә.

1985 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе бирелә.

Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат була. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында урнаша.


news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар