news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Нурания Җамали

Нурания Җамали

телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы
1955 елның 5 июнендә Казанда туган. Әти-әнисе Арча районы Кәче һәм Наласа авылларыннан. Казан шәһәренең 113 мәктәбен, Казан театр укуханәсен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Театр укуханәсендә Ш. Әсфәндиярова, П. Исәнбәт, А. Хәйруллина, Д. Сираҗиевта укый. Төркемдәшләре — Харис Төхфәтулов, Мансур Ибраһимов, Рушания һәм Николай Юкачевлар, Сәкинә Минханова.

Хезмәт юлы

Мәктәпне бетергәч, Казанның «Тасма» заводында эшли.
Театр укуханәсен тәмамлагач, К. Тинчурин исемендәге театрга билгеләнә. А. Гайдар исемендәге пионерлар сараенда режиссер, Казан балалар иҗаты үзәгендә педагог булып эшли.

1990 елдан телевидениегә күчә, «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире.
Телевидениедә чирек гасыр хезмәт итә.
1996 елдан ТНВ өчен фильмнар төшерә.

ТВ режиссеры

Беренче фильмы «Су кызы» әкияте (авторы Нурия Сәйяр) буенча эшләнгән. «Тиен малае Тим-Тим» (авторы Фәнис Яруллин), «Уңган куян балалары», «Кар чәчәге», «Хан кызы Нурсолтан» кебек телеспектакльләре дөнья күргән. Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган торактан күчкәндә» әсәре буенча телефильм төшерә. «Утырып уйлар уйладым», «Әнкәмнең догалары», «Китап», «Шигъри мизгеләр», «Ач, шигърият, серләреңне» тапшыруларына нигез сала.

А. Хәлим повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда узган «Алтын мөнбәр» (халыкара) мөселман кинофестивалендә иң яхшы 10 фильм исемлегенә керә.

Фильмографиясе

«Тузган торактан күчкәндә»
«Яңа елда бергә булыйк»
«Кешечә яшик»
«Китәм димә»
«Яланаяклы кыз»
«Ерактагы йолдызым»
«Сөю көтә йөрәк»
«Ышанасы килә»
«Бәхетлеме син?»
Язышлардан узмыш юк
«Кияү балакай»
«Сөюләрем сине хак минем»
«Уеннан уймак»
«Нәгыймә»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Татарстанның атказанган артисты
2011 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар