news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Нәзифә Кадыйрова

Нәзифә Кадыйрова

эстрада җырчысы
1954 елның 13 апрелендә БАССР Учалы районы Ахун авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (1971) тәмамлаган. 1971 елдан Уфада филармония солисты.

Иҗаты

Нәзифә Кадыйрова Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978). Мәскәүдә (1997) «БАССР (БР) мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре»ндә катнаша.

Рим Хәсәновның «Мандолина» җыры белән Мәскәүдә «Җыр белән тормыш буенча» (С песней по җизни) (1979) конкурсында катнашып, популярлык казана. Сочида «Совет җырларын башкаручыларның бөтенрусия конкурсы»нда (1980) катнашып, диплом иясе була. Төркиядә фестивальдә «Алтын банан» премиясе (1993) ала.
Мәскәүдә «Русия» концертлар залында, П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясый.
Людмила Гурченко, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, Лев Лещенко, Мөслим Магомаев, Роза Рымбаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Чепрага, Леонид Серебрянников, Ксения Георгиади белән бергә чыгыш ясый. Композиторлар Владимир Шаинский, Ян Френкель, Микаэл Таривердиев, Сергей Саульский, Давид Тухманов, Евгений Мартынов белән хезмәттәшлек итә.

Салават Низаметдиновның «Половинки» (Яртылар) мюзиклында (рус.) җырлый, «Звезда любви» (Мәхәббәт йолдызы) рок-операсында (рус.) Ана (Мәдинә) партиясен башкара.
Польша, Монголия, Алмания, Маҗарстан, Дания, Һиндстан, Шри-Ланка, Италия, Швеция, Австрия, Төркиядә чыгыш ясый.

 Репертуары

Композиторлар Роберт Газизов, Нур Даутов, Заһир Исмәгыйлев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов, Мәсгут Имашев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Тәлгать Шәрипов, Салават Низаметдинов, Айрат Кәримов, Газиз Дәүләтбирдин, Ризван Хәкимов, Абрар Габдрахмановның вокал өчен әсәрләре;

Чит ил, борынгы урыс һәм чегән романслары («Не грусти», «Я помню вальса звук прелестный», «Осенняя мелодия», «Очаровательные глазки», «Мой костер», «Ехали цыгане», «Ночь светла», «Только раз бывают в жизни встречи», «Отрада»);

Татар, башкорт, казакъ, молдаван халык җырлары

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

БАССР атказанган артисты (1982)
БАССР халык артисты (1987)
ТР атказанган артисты (1996)
РФ атказанган артисты (2005)
Салават Юлаев премиясе (1994)
Халыклар дуслыгы ордены (БР) (2014)
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар