Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Наил Дунаев

Наил Дунаев

татар артисты
Наил Дунаев 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси Йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.

Наил Дунаев — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978 ел); ТАССРның халык артисты (1982 ел); Россиянең атказанган артисты (1996 ел); Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998 ел).

Рольләре
Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев)
Ак егет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим)
Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт)
Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (X.Вахит)
Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин)
Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов)
Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин)
Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов)
Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П. Бомарше)
Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев)
Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир)
Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах)
Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхметов)
Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев)
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», АлексеЙ — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин)
Айдар — «Зифа», КачкинскиЙ — «һиҗрәт» (Н.Исәнбәт)
Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев)
Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
Ногман — «Мирас» (Г.Каюм)
Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид)
Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев)
Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов)
Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый)
Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега)
Ашыг — «Арзы кызы» (М.Тарухан)
Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким)
Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо)
Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла) Һ.б
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100