news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Морат Камалетдинов

Морат Камалетдинов

нефтьче геолог, геология - минерология фәннәре докторы

1928 елның 18 июлендә Себер краеның Томск шәһәрендә туган. 

Белеме:

1953 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:

һөнәри эшчәнелеген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә геология - эзләнү экспедициясендә прораб булып башлый. 1969 елдан СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1974 елдан Урал геология институтының тектоника лабораториясен җитәкли. 1976 -1991 елларда Урал геология институты директоры вазифасын башкара. 

Гыйльми дәрәҗәсе: 

1972 елда геология - минералогия фәннәре докторы.
1991 елдан Башкортстан фәннәр академиясе академигы. 

2013 елның 1 июлендә Уфа шәһәрендә вафат була. 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар