news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Мансур Хәсәнов

Мансур Хәсәнов

күренекле татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе
1930 елның 25 июнендә игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлый.

1950–1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, аны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. Аспирантурадан соң 1958–1961 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, университетта ассистент, тарих-филология факультетының декан урынбасары хезмәтендә була. 1961 елда – кандидатлык, 1971 елда докторлык диссертациясен яклый.

1961-1971 елларда ул КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. 1971-1992 елларда Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары. 1992-2010 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры.

2010 елның 13 мартында 80 яшендә Казанда вафат була.

Фәнни эшчәнлеге
Академик Мансур Хәсәнов гуманитар фәннәр өлкәсендә үз гыйльми мәктәбен булдырган. Үзенең күптөрле һәм күп юнәлешле җитәкчелек вазифаларын Ул татар милли әдәбияты тарихына, татар халкының иҗтимагый фикер һәм мәдәнияте үсеше тарихына караган гыйльми хезмәтләр, монографияләр һәм агымдагы әдәби хәрәкәтнең көнүзәк проблемаларына багышланган җитди тәнкыйть мәкаләләре авторы. Аеруча галим Г.Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куя, бу олы язучы турында татар һәм рус телләрендә бай фактик материалга нигезләнгән, аның иҗат эволюциясен һәрьяклап анализлаган күләмле монографияләр яза, әдипнең сигез томлы әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү эшенә җитәкчелек итә.

«Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы Кол Галигә, Казан ханлыгы чоры шагыйрьләреннән Мөхәммәдьярга, XX гасырның Яңарыш дәвере әдипләреннән Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирхан, ХIХ–ХХ гасыр чигендә яшәп иҗат иткән фикер ияләреннән Ш.Мәрҗани, С.Максуди, Р.Фәхретдин, М.Бигиев һ.б. багышланган мәкаләләрендә – фәнни хезмәтләрендә, иҗат портретларында да галим бу талант ияләренең иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлекләрен югары фәнни-методологик югарылыкта, бай дәлилләр системасы яссылыгында анализлый, аларның татар халкы милли тарихында, рухани эволюциясендә тоткан урыннарын ачыклый. М.Хәсәновның бер төркем мәкаләләре әдәбият-сәнгатьнең гомумтеоретик проблемаларына багышланган. Аларда татар иҗтимагый фикер тарихын, әдәбиятын, сәнгатен эстетиканың бүгенге фәнни концепцияләре яктылыгында өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре, бурычлары кузгатыла, татар әдәбияты һәм сәнгате мисалында иҗат методларының формалашуы, төрләре һәм төп этаплары, тенденцияләре тикшерелә, әдәбият-сәнгатьнең идеялелеге, гуманизмы, халыкчанлыгы кебек мөһим хасиятләре анализлана.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре
М.Хәсәнов дәүләт эшендә һәм иҗтимагый-сәяси, фәнни тармакларда ирешкән казанышлары өчен ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1986), «Мактау Билгесе» ордены (1971) Халыклар Дуслыгы ордены (1980) һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2000) белән бүләкләнә. Ул – Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исем бирелә, Русия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995). Галим 2005 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденына лаек була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар