news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Люция Хәмитова

Люция Хәмитова

татар артисткасы
Люция Хәмитова 1967 елның 12 июлендә Казан шәһәрендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Ул иҗат иткән образлар көчле драматик кичерешләргә бай: кеше табигатенең нечкә тойгыларын тулы ача белә. Күбрәк баш рольләрдә яшь кызларны уйный.

Люция Хәмитова — Татарстанның атказанган һәм халык артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2011).

Рольләре
Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х. Вахит)
Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим)
Наилә — «Бичура»
Хәбибә — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев)
Джульетта — «Ромео һәм Джульетта» (В. Шекспир)
Көнәкә — «Идегәй» (Ю. Сафиуллин)
Фелисьяна — «Биюче» (Лопе де Вега)
Шүрәлия — «Җанкисәккәем», Вера — «Илгизәр + Вера» (Т. Миңнуллин)
Биби — «Беренче театр» (Г. Камал)
Карачәч — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу»
Сәлви — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
Зойка — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков)
Зәйнэп — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З. Хәким)
Фазилә — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
Чибәр — «Кара чикмән» (Г. Хугаев) Һ.6.
Хатын - «Җәйнең бер көнендә» (Йан Фоссе)
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар