news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Лотфулла Фәттахов

Лотфулла Фәттахов

рәссам, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылында туа. Татар рәссамы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

 Казан художество училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан художество фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.

 1981 елның 17 июнендә Казанда  вафат була.

Картиналары

«В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Харис Якупов белән бергә)
«Ватан турында җыр»
«Игеннәр өлгерде»
«Яңа бура»
«Яшьлек»
«Сабантуй» (1957)
«Мулланур Вахитов»
«Шәһәрдән кайту» һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар