news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Ләис Зөлкарнәй

Ләис Зөлкарнәй

Шагыйрь
Шагыйрь һәм хикәяче Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында колхозара ГЭС эшчесе – электрик гаиләсендә туа. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2003 елдан башлап Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес эшенә күчә. 

Л.Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында сокланулы абруй казана. Шулай да шагыйрьнең язганнары күп түгел, һәрхәлдә, бергә тупланып басмада күренгәннәре нибары ике зур булмаган җыентык: «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар» (1988).

Л.Зөлкарнәй – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Балачак күге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 80 б. – 1700 д. 
Кар өстендә алмалар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. –79 б. – 4000 д. 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА 

Леронов Л. Балачакның аяз күге // Яшь ленинчы. – 1984. – 22 сент. 
Моратов Г. Яңгыр атының көмеш ялы // Ялкын. – 1984. – № 12. – 27 б. 
Вәлиев М. Егермедәгеләр // Казан утлары. – 1985. – № 1. – 164–175 б. 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар