news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Кәрим Тинчурин

Кәрим Тинчурин

татар драматургы
Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) исемендәге татар авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә.

Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга юл тота һәм, төрле яллы эшләрдә эшләп бераз матди якны җайлагач, белемен дәвам итәр өчен Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Мөхәммәдия»гә укырга керә.

1911 елда «Сәйяр» театры җитәкчесе һәм режиссеры Габдулла Кариев аны үз труппасына артист итеп чакыра, һәм шул вакыттан алып К.Тинчурин үзенең бөтен гомерен, иҗади сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый.

Драматург буларак, К.Тинчурин үзенең беренче сәхнә әсәрен – «Моназара» («Бәхәс») исемле комедиясен әле 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда иҗат итә. 1911 елдан башлап исә ул ел саен диярлек берәр-икешәр пьеса яза һәм тиздән әсәрләре театр сәхнәләрендә иң күп куела торган драматургларның берсе булып таныла. Аның татар халкының алдынгы милли-демократик интеллигенциясе карашлары ноктасыннан торып язган һәм XX йөз башы татар тормышының төрле катлау вәкилләрен әхлакый-фәлсәфи яктылыкта яки сатирик планда гәүдәләндергән «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910–1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын!» (1918) кебек драма һәм комедияләре шул чор әдип иҗатының һәм, гомумән, татар драматургиясенең үзенчәлекле, кыйммәтле бер сәхифәсен тәшкил итәләр. Бу урында шуны да искәртеп үтәргә кирәктер: әлеге югарыда санап кителгән пьесалардан өчесен – «Шомлы адым» («Ятлар»), «Соңгы сәлам», «Назлы кияү» әсәрләрен К.Тинчурин «Сәйяр» сәхнәсендә үз режиссурасында куя.

Кәрим Тинчуринның әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге игелекле эшчәнлеге рәсми хакимият тарафыннан да билгеләп үтелә. 1926 елда, татар профессиональ театрына егерме ел тулу уңае белән, аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. 1936 елда исә республика театр һәм әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге әдипнең иҗат эшчәнлегенә егерме биш ел тулуны зурлап уздыра.

Ләкин юбилей тантаналары үтеп, күңелендә яңа әсәрләр язу, шуларны эшләү дәрте белән илһамланып яшәгән әдипнең язмышы кинәт кенә фаҗигале борылыш ала. 1937 елның 17 сентябрь төнендә НКВД кешеләре килеп, әдипне кулга алалар һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә илтеп ябалар. Ел да ике ай чамасы дәвам иткән «махсус тикшерүләр» нәтиҗәсендә К.Тинчуринга җиде пункттан торган гаепләү акты игълан ителә. Ул пунктлар арасында «буржуаз милләтчеләр оешмасында әгъза булып тору», чит илдә яшәгән һәм «советның явыз дошманы» булган Гаяз Исхакый белән элемтә урнаштыру, Япония файдасына шпионлык итү кебек кеше ышанмаслык уйдырмалар да бар. Төрмәдә кыйнау, мәсхәрә ителүләрдән тәмам саулыгын югалткан әдип бу нахак гаепләрнең берсен дә танымый, әлбәттә. Шуңа карамастан 1938 елның 14 ноябрендә җыелган өч кешелек Махсус киңәшмә (ОСО) К.Тинчуринны атарга дигән хөкем карары чыгара. Шул хөкем карары нигезендә 15 ноябрь төнендә, бер сәгать илле минутта әдипнең гомере өзелә. Бу вакытта аңа нибары илле бер яшь тулган була. 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар