news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Искәндәр Сәйфуллин

Искәндәр Сәйфуллин

Татар архитекторы, “Кол-Шәриф” мәчете проекты авторларының берсе

1955 елның 25 июлендә туган

1972 елда ул Казан архитектура төзелеш университетына укырга керә, 1974 елда Мәскәү архитектура институтына күчә, 1978 елда аны тәмамлый.

Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу идеясе авторларының берсе. Аны проектлау эшендә катнаша. Моның өчен 2007 елда ул Тукай премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премия аңа бирелми. 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен Искәндәр Сәйфуллинга да бирелә. Әйтергә кирәк, бу бүләк, барлык архитекторга да бергә бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар