news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Абдуллин

татар теле галиме

1935 елның 22 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Искәндәр хезмәт сөючән, эзләнүчән, тел фәненә мөкиббән киткән зур галим иде. Телнең бер өлкәсе дә аның игътибарыннан читтә калмады. Әдәби тел тарихы һәм стилистика, матур әдәбият теле, лексикология һәм терминология, язма ядкарьләр теле һәм тестологиясе, эпиграфика (кабер ташы язмаларын өйрәнү фәне), татар теленең башка телләр белән бәйләнеш проблемалары, шәҗәрә-генеология мәсьәләләре, басылып чыккан яңа хезмәтләргә бәяләмәләр язу, татар телен һәм тел галимнәрен пропагандалау һ.б. эшләр – бу игелекле зат иҗат иткән юнәлешләрнең кайберләре. Шулар өстенә ул коеп куйган лексикограф – сүзлекләр төзүче дә иде. Ул өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлек»ләр һ.б. төзүдә катнашты.

Галимнең дистәдән артык китап-монографияләре, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре калды. 

1992 елның 23 октябрендә вафат була. 

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар