Язманы тыңлагыз
Йолдыз Миңнуллина
шагыйрә
1985 елның 6 апрелендә Казанда туа. «Үз-үземне хәтерли башлавым Әлмәт белән бәйле. 1988 ел иде. Аңа кадәр күпмедер Мөслимдә яшәп алганбыз дип беләм. Әлмәтне яхшы хәтерлим. Бигрәк тә чормаларын – күгәрчен тота торган идек», - дип яза Йолдыз үзенең балачагы хакында.
Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының математика факультетына укырга керә. Аннан татар филологиясе һәм тарихы бүлегенә күчә һәм шушы бүлекне тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Ялкын» журналында эшли. Бүгенге көндә - «Ялкын» журналның баш мөхәррире.
Әсәрләре һәм тәрҗемәләре «Казан утлары», «Идел/Идель», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Казань», «Литературная газета», «Октябрь» һ.б. Татарстан һәм Россия газета-журналларында даими басылып килә. 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шигырьләре «Әллүки» һәм «Ак юл» күмәк җыентыкларында да басылып чыкты.
Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Р. Брэдбериның «Вино из одуванчиков», А. Озорнинаның «Золото Серебряной горы», Н.В. Гогольнең «Записки сумасшедшего», Ж-Б. Мольерның «Амфитрион» әсәрләрен, Анна Ахматованың «Реквием» һәм «Сказка о черном кольце» циклларын татарчага тәрҗемә итте. Сөмбел Гаффарова белән берлектә иҗат иткән «Тимерчыбык маҗаралары» пьесасы «Яңа татар пьесасы-2007» бәйгесендә өченче премиягә лаек булды. «Cәләт»тә ничә буын талантлы сәлкешләрне тәрбияләүче әйдаман-остаз да ул.