Язманы тыңлагыз
Ильяс Әүхәдиев
татар музыканты, дирижер
Ильяс Вәккәс улы Әүхәдиев 1904 елның 25 ноябрендә Татарстанның Әтнә районы Кече Шәше авылында дөняга килә. Бераз яшәгәннән соң, Әүхәдиевлар гаиләсе Үзбәкстанга күченеп яши башлыйлар. Шунда Ильяс Әүхәдиев музыка училищесын тәмамлый, 1931 елда – Ленинградтагы Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясенең скрипка бүлеген бетерә. Казанга килеп, С.Сәйдәшев җитәкчелегендәге Татар дәүләт академия театрның оркестрында эшли, шуның белән беррәттән Казан музыка училищесында укыта.
Оештыру һәм музыкаль таланты Ильяс Әүхәдиевның 1941–1948 елларда ачыла, бу вакытта ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында директор вазифасын башкара. Бик күп танылган музыкаль әсәрләрне сәхнәгә куя: Чайковскийның “Евгений Онегин”, Н.Римский–Корсаковның “Царская невеста”, “Травиатта”, “Риголетто”, Ф.Яруллинның “Шүрәле”, Җ.Фәйзинең “Башмагым”, Н.Җиһановның “Алтынчәч” опералары.
1948–1968 елларда И.Әүхәдиев – Казан музыка училищесының директоры һәм оркестр бүлегенең җитәкчесе. Аның ярдәме белән училище һәм консерватория базасында симфоник оркестр төзелә..
И.Әүхәдиев – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, 1991 елдан Казан музыка училищесы аның исемен йөртә башлады.
Ильяс Вәккәс улы Әүхәдиев 1968 елда вафат була.