Язманы тыңлагыз
Ильяс Айдаров
рәссам
1956 елның 29 гыйнваренда Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров – драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая – опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев – музыкант.
Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.
1985-1995 «Правда», «Молодая Гвардия», «Красная Звезда» нәшриятларында (Мәскәү) китапларга иллюстрацияләр ясый (А. Дюма, М. Алданов, Б. Шоу, Д. Френсис), «Огонёк», «Смена», «Вокруг Света», «Искатель», «Подвиг», «Крестьянка», «Красная Звезда», «Пограничник», «Советский Воин» журналлары белән хезмәттәшлек итә.
Иҗаты
И. Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла. Портретлары гади түгел, ә төрле холыклы шәхесләр (Минтимер Шәймиев, Ю. Лужков, А. Чубайс, Алла Пугачёва, Кристина Орбакайте, В. Добрынин, М. Звездинский, Т. Овсиенко, Л. Лещенко, В. Винокур, Валерий Леонтьев, Пьер Карден, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая, Ильяс Әүхәдиев һ.б.) турында сөйләүче новеллага әйләнә. 1980 еллар башыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , төбәкара, республика һәм Аурупа, Азия, Американың күп илләрендә узган халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.
1983 ССРБ архитекторлар берлеге әгъзасы.
1985 ЮНЕСКО рәссамнары халыкара федерациясе әгъзасы
2004 ТР рәссамнар берлеге әгъзасы
2006 Русия рәссамнары берлеге (МОСХ) әгъзасы
2006 Мәскәү рәссамнары берлеге (МСХ) әгъзасы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Русия сәнгать академиясе хокукый әгъзасы
Русиянең атказанган рәссамы
ТР халык рәссамы
ТР атказанган рәссамы
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы
Хәйриячелек халыкара академиясе шәрәфле әгъзасы
II халыкара сәнгать фестивале (Мәскәү) җиңүчесе
2007 «Рухи берлек өчен» медале (Русия мөфтиләр шурасы) — «Русия мәчетләре» шәлкеме өчен
2008 II дәрәҗә «Әл-Фәхр» шәрәфле ордены
2013 Тукай премиясе — Тукайга багышланган рәсемнәре өчен