news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Илсөяр Иксанова

Илсөяр Иксанова

шагыйрә
1966 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган (1988).

1988-1989 Татарстан китап нәшриятында корректор.
1989-1991 «Яшь ленинчы» газетасы хезмәткәре.
1991-1997 «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре.
1997-1998 «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире .
1999–2001 «Салават күпере» журналы хезмәткәре.
2003-2011 «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире .
2011 елдан «Түгәрәк уен» журналы баш мөхәррире.

Иҗаты

Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре «Кама ягы» газетасы (Лаеш районы), «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә басыла, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби бәйгеләрдә катнаша.

Студент елларында (1983-1988) Казан дәүләт университетының М. Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри.

Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша танылу ала.

«Ышанасы килә» дигән беренче китабы (шигырьләр җыентыгы) 1991 елда 10 мең тираж белән басыла, «Кышкы канәферләр» дигән икенче китабы 1999 елда, «Син – язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда нәшер ителә. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәлә.

Чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемәре
2006 С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия (кызыксындыру премиясе).
2016 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар