news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Илгиз Зәйниев

Илгиз Зәйниев

язучы, драматург, режиссер
1987 елның 23 маенда Татарстан АССР (1990 елдан Татарстан) Аксубай районы Карасу авылында туган. Карасу урта мәктәбен (2004), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институтын «театр актеры» (2008), «режиссерлык» (2015, курс җитәкчесе Ф.Р. Бикчәнтәев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белгечлекләре буенча тәмамлый.

2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп кабул ителә, бүгенгәчә биредә хезмәт куя.
2009 елдан Камал театрында үзен режиссер буларак сынап карый. Беренче итеп Камал театрының кече сәхнәсендә шигъри һәм хореографик спектакльләр куя, соңрак театрның зур сәхнәсендә Р. Зәйдулла әсәрен сәхнәләштерә.

Иҗаты
Мәктәптә укыганда ук төрле жанрларда яза башлый. 2004 елда «Ай кызы» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын ала. Татарстан, Башкортстан, Ырынбур, Мари Иле, Казакъстан театрларында егермеләп пьесасы буенча утызлап спектакль уйнала: «Туйга ничә көн кала» (2005, октябрь, «Нур» театры), «Мәхәббәт турында сөйләшик» (2006, май, Камал театры), «Амазонка һәм Айдар» (2006, сентябрь, Кариев театры), «Суган чәчәге» (2006, ноябрь, Камал театры), «Урман club» (2006, декабрь, Кариев театры).
Камал театры репертуарында И. Зәйнинең «Әрем исе», «Кечтүкле уен», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине», «Бабайлар чуагы», «Кәҗә, Сарык һ.б.» пьесалары буенча спектакльләр бара.

Уйнаган рольләре
Булат — «Зөбәйдә-адәм баласы»
Дәүләт — «Кыю кызлар»
Куйган спектакльләре
Камал театры
«Яңа дулкын»
«Ркаил Зәйдулла»
«Бие, бие, Хәйбулла»
«Derdmend» (Закир Рәмиев әсәре)
«Үлеп яратты» (2011, Ркаил Зәйдулла әсәре)
«Ричард III» (Уильям Шекспир әсәре)
«Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи әсәре)
«Көтәм сине»
«Бармы ришвәттән дәва ?» (Зөлфәт Хәким әсәре).

2009 Муса Җәлил премиясе — «хәзерге заман татар драматургиясен үстерүдәге хезмәте өчен».
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар