news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Илдус Габдрахманов

Илдус Габдрахманов

драма артисты, хореограф
1967 елның 27 маенда ТАССР Апас районы Апас авылында туган. Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлаган (1988). Хәрби хезмәттә була.

Хезмәт юлы
1990 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты.

Иҗаты
«Казан егетләре» спектаклендә Тукай ролендә уйнау танылу китерә.

Уйнаган рольләре
Альдемаро — «Биюче» Лопе де Вега
Тукай — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» М. Гыйләҗев
Фәридун — «Баскетболист» М. Гыйләҗев
Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони
Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
Илгизәр — «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин
Җәүдәт — «Һинд кызы» Гафур Каюмов
Баханур — «Мәхәббәт карагы» Флорид Бүләков
Атиллио — «Гаугалы гаилә» Э. де Филиппо
Әсән — «Арзы кыз» М. Тарухан
Карт — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
Кызыл — «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук
Георг, Герцог Кларенс - «Ричард III» Уильям Шекспир
Бәдретдин (Бәрттин) — «Мулла» Туфан Миңнуллин
Бәрәк — «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци
Дәүләтов — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла
Кызыл мыек — «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (И. Зәйниев инсценировкасы)
Шәкүр — «Диләфрүз - Remake» Туфан Миңнуллин
Петр — «Өзелгән өмет» Максим Горький
Су сатучы — «Ханума» Авксентий Цагарели
Федотик Алексей Петрович, подпоручик — «Өч сеңел» Антон Чехов
Исәнбай — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
Әптери — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
Шүр-Шүр — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
Севрюгин Михаил — «Телсез күке» Зөлфәт Хәким
III Салих — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
Алмаз - «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин
Нигъмәтҗан Ишмаев — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
Ринат — «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков

Татарстанның атказанган (2003), халык (2014) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2013).
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар