Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Илдар Гаянов

Илдар Гаянов

рәссам
1957 елның 19 мартында БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Свердловск сәнгать укуханәсенең (хәзерге И.Д. Шадр исемендәге Екатеринбург сәнгать укуханәсе) сынлы-сәнгать-педагогика бүлеген (педагог Г.С. Метелев сыйныфы) тәмамлаган (1982).

1982-1986 Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы.
1986 елдан Уфада яши һәм иҗат итә.

Иҗаты

Үсмерчагында рәсем сәнгатенә юлны авылдашы һәм туганы рәссам Зөфәр Гаянов күрсәтә.

Төрле жанрларда һәм мәүзүгъта иҗат ителгән 100 дән артык картинасы бар. Контраст төсләр кулланып, картиналарында үзенчә яңгыравыклы колорит тудыра.

Картиналар: «Бакчадагы кыз» (Девушка в саду, 1990), «Балконда» (На балконе, 1996)
Пейзажлар: «Кышкы төн» (Зимняя ночь, 1996), «Яз» (Весна, 1996)
Аллегорияләр: «Төн» (Ночь, 1997), «Полифем белән пейзаж» (Пейзаж с Полифемом, 1998), «Бәйрәм» (Праздник, 1998)
Портретлар: «Рәссам Зөфәр Гаянов портреты» (1995), «Венера Зиянчурадан» (1996), «Композитор Рафаил Касыймов портреты» (1999), «Композитор Роза Сәхәветдинова портреты».

1999-2004 елларда тарихка һәм сугыш темасына (баталь жанрга) мөрәҗәгать итә. «Иван IV янында башкорт илчеләре» (Башкирские послы у Ивана IV) картинасын яза.

1812 елгы Ватан сугышында башкорт атлыларының катнашуы турында (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) зур полотнолар ясый: «Березино янында сугыш» (Битва под Березино), «Бородино янында сугыш» (Битва под Бородино), «Башкорт гаскәре Парижда» (Башкирское войско в Париже).

2002-2004 елларда Салават Юлаевка багышланган «Салават турында хикәятләр» («Сказания о Салавате») исемле картиналар шәлкемен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) иҗат итә: «Үсмерчак» (Отрочество), «Ата һәм ул» (Отец и сын), «Чакыру» (Призыв), «Салаватның Пугачев белән очлрашуы» (Встреча Салавата с Пугачёвым), «Уса кирмәнен камау» (Осада Осинской крепости).

Күргәзмәләре
1988 елдан республика дәрәҗәсендәге, 2000 елдан халыкара күргәзмәләрдә (барлыгы 14) катнаша. Күргәзмәдә катнашкан беренче картинасы — «Өйгә» (Домой).

7 шәхси күргәзмәсен оештыра: Уфада (1992, 1995, 2009), Казанда (1996) һ.б.

Хезмәтләре Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәге музеенда (Казан), Чуаш дәүләт сәнгать музеенда (Чабаксар, УГАЭСның «Academia» галереясында (Уфа), Русия һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Ат спорты һәм атбагучылык музеен (Уфа) оештыруда катнаша

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2004 Салават Юлаев премиясе — 1812 елгы Ватан сугышы темасын ачкан һәм Салаватка багышланган картиналары өчен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән бергә).
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100