
Ибраһим Сәләхов
Ибраһим Низам улы Салахов 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Башта Күкчәтау шәһәрендә Мортаза мулла мәдрәсәсендә, мәдрәсә ябылгач, җидееллык татар мәктәбендә белем ала. 1928-1931 елларда Казан педагогия техникумында укый, шул елларда шигырь, әдәби парчалары белән матбугатта еш катнаша. Техникумнан соң «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» газеталары редакцияләрендә эшли, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналын нигезләүчеләрнең берсе.
Армиядән соң, 1935-1937 елларда язучы Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Истәлекләрдән күренгәнчә, биредә И.Салахов иң алдынгы студентлардан саналган. Үз вакытында педагогия иститутының тел-әдәбият факультеты деканы, профессор, күренекле тәнкыйтьче, бик күп татар зыялылары кебек үк шәхес культы корбаны Галимҗан Нигъмәти, мәсәлән, «яхшы укыйлар, иҗат эше белән шөгыльләнәләр» дип, Хатип Госман белән И.Салаховка институтның тулай торагыннан санаулы гына ике кешелек бүлмәнең берсен бирә.
Институтның III курсында укыганда, Октябрь революциясенең 20 еллыгына институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгу И.Салаховка тапшырыла. Әмма бәйрәм алдыннан гына ул, гаепләнеп, кулга алына, һәм аның ун елдан артык гомере «халык дошманы» булып төрмәдә, лагерьларда үтә. И.Салахов 58 нче статья нигезендә гаепләнә: ун елга ирегеннән һәм биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә.
1956 елда исә СССР Югары судының хәрби коллегиясе, И.Салахов эшен яңадан карап, 1937 елгы хөкем карарын юкка чыгара.
И. Салахов иҗатының беренче чорын тәшкил иткән утызынчы еллар аның иҗади эзләнүләренә, әлбәттә, тирән эз сала. Ягъни ул тудырган әдәби дөнья, геройларның тирәлеге, тормыш материалы да илдә хакимлек иткән идеологиягә яраклаштырып күрсәтелә, геройлары да шул заман идеалларына хезмәт итәргә омтылалар.
1937-1956 еллар аралыгында мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә И.Салахов иҗат эшеннән аерылып тора. Ул бары 1956 елдан, ягъни акланганнан соң гына кабат ныклап иҗат эшенә керешә һәм тиз арада күп кенә лирик шигырьләр иҗат итә. Тиздән аның «Дала дулкыннары» (1957), «Күкчәтау җырлары» (1961) дигән шигырь җыентыклары, «Төн кызы» (1971) исемле хикәяләр, очерклар, легендалар җыентыгы, «Мәхәббәт картаямы?» (1980) повесте, «Күкчәтау далаларында» (1965), «Имәннәр тамыр җәйгәндә»(1985) романнары, Фәхретдин бине Мифтахетдин, Г.Ибраһимов, С.Атнагулов, Г.Гали, Г.Нигъмәти һ.б. күренекле шәхесләр турында истәлекләре, әдәбият тарихына караган материаллары, балалар өчен хикәяләре дөнья күрә. Аның «Күкчәтау татарлары» исемле публицистик хезмәте исә Казахстан татарларының формалашу тарихын ачыклауда, гомумән, чит җирләрдә яшәүче татарлар тормышын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак һәм башлангыч булып тора.