Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Ибраһим Абдуллин

Ибраһим Абдуллин

татар-башкорт язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче
1920 елынң 20 сентябрендә Башкортстанның Шаран районы Зирекле авылында туа. 

1957 елда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945—1952 елларда «Совет Башкортстаны» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 

Ибраһим Абдуллинның күп әсәрләре —"Йыр булып кайтырмын" (1970), "Карпатта таң ата" (1985) драмалары реаль фактларга нигезләнгән. А. пьесалары Татар акад. театрында да куелалар. "Хуш, Риса!" (1969) — совет һәм италия партизаннарының фашистларга каршы көрәше, "Кош юлыннан барам" (1983) — Киевта партизаннарның яшерен эшчәнлеге турында, "Чардакка ташланган хаттар" (1965), "Меңәр йыл йәшәй кедр" (1973) исемле хикәяләре Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында. 1996 елда Башкортстан Республикасының Салават Юлаев ис. Дәүләт бүләге, 1 нче дәрәҗәле Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. 


2005 елның 9 июлендә 85 яшендә Уфа шәһәрендә вафат була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100