Язманы тыңлагыз
Һидаят Солтанов
татар актеры
Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Убие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли.
Һидаят Солтанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
1947 елдан Һидаят Солтанов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы әсәрләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның “Бер төн”ендә Богатырев, К.Симоновның “Көннәр һәм төннәр” спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Газизов, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Евстигней образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
2009 елның 9 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.