Язманы тыңлагыз

Гөлназ Кадыйрова
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары
1966 елның 6 июлендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә туган. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс–икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) сәнәгатьне планлаштыру факультетын «бик яхшы»га тәмамлаган (1987). Эшмәкәрлек академиясендә (әйдәүче институт РФ ФА икътисад институты) «Финанс базарын үстерү факторы буларак инвестиция процессы» (рус. Инвестиционный процесс как фактор развития финансового рынка) темасына икътисад фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2012).
Хезмәт юлы
1987-1989 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы идарәсе икътисадчысы.
1989-1990 елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының финанс бүлегендә шундый ук вазифада.
1990-1997 елларда дәүләт салым инспекциясендә эшли.
1997-2001 елларда Яр Чаллы мэрының икътисад киңәшчесе-консультанты.
2001-2003 елларда аудит компаниясе директоры (шәхси эшмәкәр).
2003-2004 елларда Яр Чаллы администрациясе башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.
2004-2006 елларда РФ сәнәгать буенча федераль агентлыгы (рус. Роспром) икътисад һәм финанс идарәсе башлыгы.
2006-2008 елларда РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт сәнәгать сәясәте департаменты директоры урынбасары. 2008 елның гыйнварыннан әлеге департаментның директоры.
2008 елның 11 июленнән РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бюджет сәясәте һәм финанслар департаменты башлыгы.
2014 елның 15 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2013 РФ атказанган икътисадчысы
2008 РФ ягулык-энергетика комплексының шәрәфле хезмәткәре
«РФ федераль казначылыгына 20 ел» истәлек медале