Язманы тыңлагыз
Газиз Кашапов
татар язучысы, журналист
Газиз Кашапов (Газизҗан Салих улы Кашапов) 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туган.
1957 елда ул туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли.
1973 елда Г. Кашапов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974—1982 еллар аравында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт «байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үз хәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре булып эшли. Ул 1965 елдан КПСС члены иде.
Г. Кашапов әдәби иҗат эшен шигырьләр һәм хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин Г. Кашаповны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр — «Сәмум җиле» повесте («Казан утлары», 1976 ел, 7 нче сан). Хәрби темага багышланган, тынычлык сагында торучы совет кешеләренең хәтәр хәлләрдәге кыюлыкларын, фидакярлекләрен ышандырырлык реаль тормыш вакыйгалары эчендә тасвирлаган бу әсәр әдәби җәмәгатьчелекнең һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Авторның «Солдат иртә ир була» («Казан утлары», 1982 ел, 2 нче сан), «Җир җылысы» («Казан утлары», 1983, 3 нче сан) исемле повестьлары һәм атом электр станциясе төзүчеләре тормышына багышланган «Язмышыңа ышан» («Казан утлары», 1985, 3, 4 саннар) дигән романы да укучыларда кызыксыну уятты.
Г. Кашаповның әдәби иҗаты бүгенге татар прозасында соңгы елларда онытылып торган әһәмиятле теманы тыныч шартлардагы армия тормышы темасын тернәкләндереп җибәрүе белән кызыклы.
Г. Кашапов — 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.