news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Газинур Морат

Газинур Морат

татар шагыйре, журналист, публицист
1959 елның 18 августында Та­тарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авы­лында туа.
1976 елда ту­ган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмә­тендә: 1981-1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә — пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984-1988 елларда балалар журналы «Ял­кын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989-1991 дә — ВЛКСМның Татар­стан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993-1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан Г.Морат — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Г.Морат — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2000 елда - Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты
2007 елда - Муса Җәлил исемендәге премия бирелә
2016 елда - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар