Язманы тыңлагыз
Гариф Гобәй
татар язучысы, тәрҗемәче
Татар совет балалар язучысы Гариф Гобәй (Гариф Шакир улы Гобәйдуллин) 1907 елның 26 августында Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә вак һөнәрче гаиләсендә туа.
Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, хезмәт чыныгуы алып үсә. Аның укуы, белем алуы да хезмәт эшчәнлеге белән бергә аралашып бара: егерменче елларда типографиядә хәреф коючы, трамвай йөртүче, балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927–1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институттан югары белем алып чыккач (1936), берничә ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятында, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында главлит вәкиле һәм 1941–1946 елларда радиокомитетның җитәкчесе булып эшли. 1950 елдан 1953 елның апреленә кадәр Гариф Гобәй Татарстан Язучылар оешмасының идарә председателе вазифасын башкара. 1953 елның апреленнән ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эшендә генә.
Г.Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында авылдагы сыйнфый көрәш мотивларына нигезләп язылган «Каланча» исемле повесте (1930) белән килеп керә. Аннары аның бер-бер артлы яңа әсәрләре – Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган «Без әле очрашырбыз» (1935), Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Маякчы кызы» (1938) һәм «Ялгыз йортта» (1939) повестьлары языла. Бу әсәрләр, бигрәк тә «Маякчы кызы» повесте, берничә буын балаларының иң яратып укый торган китапларына әверелеп, авторына зур популярлык китерәләр, аны татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.
Ватан сугышы елларында совет халкының тылдагы һәм фронттагы героик көрәше Г.Гобәй иҗатында шулай ук үзенчәлекле чагылыш таба. «Замана балалары» (1946–1947), «Маратның язмышы» (1953–1955) повестьлары әнә шундыйлардан. Авторның балалар тәрбиясе мәсьәләләрен күтәргән «Ләйсән яңгыр» (1957–1960) һәм тарихи-революцион темага багышланып, революциягә кадәрге Казан тормышын, эшче һәм вак һөнәрчеләрнең сыйнфый аңы үсешен реалистик картиналарда сурәтләгән «Без үскәндә» (1956–1962) повестьлары да яшь укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар.
Г.Гобәй – әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре, 1940) китабын, М.Твенның «Том Сойер маҗаралары» (1949), Г.Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» (1905), А.Первенцевның «Честь с молоду» («Намуслы яшьлек», 1950), А.Мусатовның «Зерна счастья» («Бәхет орлыклары», 1951), Ал.Толстойның «Петр Первый» («Петр патша», 1966) кебек повесть һәм романнарын татар теленә тәрҗемә итә.
Ул 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат була.
Г.Гобәй – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Каланча: хикәя. – Казан: Татгоисиздат, 1934. – 95 б. – 5000 д.
Көмеш канат: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 71 б. – 5000 д.
Без әле очрашырбыз: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 199 б. – 5000 д.
Аклар лагеренда: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 83 б. – 6030 д.
Каланча. – Төз. 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 104 б. – 7130 д.
Маякчы кызы: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 165 б. – 5165 д.
Маякчы кызы. – Төз. 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 187 б. – 10000 д.
Ялгыз йортта: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 80 б. – 3070 д.
Өч бөртек: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 40 б. – 3075 д.
Маякчы кызы. – Төз. 3 басма. – Казан: Таткнигоиздат, 1946. – 276 б. – 5195 д.
Замана балалары: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 339 б. – 10165 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 614 б. – 5065 д.
Каланча. – 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 86 б. – 5065 д.
Замана балалары. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 396 б. – 10000 д.
Маякчы кызы. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 223 б. – 10000 д.
Маратның язмышы: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 172 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1956–1957. – 8000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 1956. – 435 б.
2 т.: повестьлар. – 1957. – 658 б.
Без үскәндә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 140 б. – 10000 д.
Ләйсән яңгыр: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 210 б. – 8000 д.
Без үскәндә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 319 б. – 15000 д.
Коръән серләре / кереш сүз авт. М.Абдрахманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 342 б. – 15000 д.
Коръән серләре. – Төз.- тулыл. 2 басма / соңгы сүз авт. М.Абдрахманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 388 б. – 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968–1969.
1 т.: повестьлар / кереш сүз авт. Г.Иделле. – 1968. – 376 б. – 15000 д.
2 т.: повестьлар. – 1969. – 551 б. – 13000 д.
3 т.: повестьлар. – 1969. – 519 б. – 11000 д.
Коръән серләре. –Тулыл. 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 431 б. – 30000 д.
Маякчы кызы. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 208 б. – 13000 д.