Язманы тыңлагыз

Гариф Ахунов
татар язучысы
1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа.
1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә – алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. И.Гази, Г.Әпсәләмов, Ә.Давыдов, Г.Бәширов, Ш.Маннур, С.Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?»,1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.
Г.Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972–1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Г.Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтен 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974–1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифаларын башкара.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Г.Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Г.Ахунов – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.